Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда коронавирустан шикләнеп 14 кытай кешесен обсервациягә китергәннәр
Башкортстан Республикасы территориясендә 2019 елда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның расланган очраклары рәсми рәвештә теркәлмәгән.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Башкортстанга коронавирус белән зарарлануга шикләнеп килгән 14 кытай кешесен Абзелиловск районындагы обсервациягә китергәннәр. Ул цемент заводы территориясендә 16 изолятор белән аерым бинада оештырылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Кытай Халык Республикасының килгән гражданнарда коронавирус булуыннан шикләнеп игълан ителгән карантин 29 февральдә тәмамланды. 10 февральдән башлап обсервация вакытында килүчеләр көн саен медицина тикшерүе уза, авыру билгеләре күзәтелми.
10 һәм 25 февральдә обсервациядәге кешеләрдән анализ алдылар. 27 февральдә алынган нәтиҗәләр тискәре, диделәр Аскар хастаханәсе матбугат хезмәтендә.
Башкортстан Республикасы территориясендә 2019 елда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның расланган очраклары рәсми рәвештә теркәлмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз