news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда коронавируска каршы чаралар турында карарга төзәтмә керттеләр

Хәзер кинотеатрлар, театр, концерт заллары, мәдәният йортларын тамашачылар белән 85 процентка кадәр тутырырга рөхсәт ителә.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавируска каршы указга яңа төзәтмәләр кертте.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, документның яңа редакциясе нигезендә, кинотеатрлар, театр, концерт заллары, мәдәният йортларын тамашачылар белән 85 процентка кадәр тутырырга рөхсәт ителә.

Бу чара Россия Премьер-лигасы чемпионаты, Россия футбол Кубогы һәм Гагарин Кубогы матчларын үткәргән вакытта «Нефтяник» һәм «Уфа-Арена» стадионнарына да кагыла.

Төбәк башлыгы катнашучылар саны 200 кешедән артык булган эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын үткәрмәскә яки башка вакытка күчерергә тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot