news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны кырыкка җиткән

Күрше республикада бер тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 18 яңа очрагы теркәлгән.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә зарарлануның 18 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорга сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясе белән авыручылар арасында Уфа, Дүртөйле, Күмертау, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Сибай, Октябрь, Әлшәй, Иглин, Кырмыскалы, Зиянчура районнарында яшәүчеләр, шулай ук медицина хезмәткәрләре бар диелә.

«3647 кеше медицина күзәтүе астында, аларның 99нда ОРВИ симптомнары», — диелә хәбәрдә.

Алдарак «Татар-информ» соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның яңа очраклары теркәлмәде дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot