news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Корбан бәйрәм зурлап оештырылды

Бәйрәмнең беренче көнендә - 27 ноябрьдә иң күп чаралар үтте

(Уфа, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда быел Корбан бәйрәм, узган еллар белән чагыштырганда, тагын да колачлырак, күркәмрәк үтте. Республика халкы өчен рәсми ял көне дә булгач, милләттәшләр туган-тумача белән очрашу, корбан чалу, коръән ашлары җыю форсатын алды.
Соңгы елларда Башкортстанда Корбан бәйрәмгә зур әһәмият бирелә. Мәрхүмнәр рухына багышлап корбан чалучылар да елдан-ел арта бара. Быел да республикада Корбан бәйрәм бик зурлап оештырылды. Бәйрәмнең беренче көнендә - 27 ноябрьдә иң күп чаралар үтте.
Корбан гаете тантаналары ул көнне, иртәнге сәгатьләрдә үк, республиканың һәр төбәгендә иртәнге намазлар һәм вәгазьләр белән башланды. Уфадагы иң зур чара, һәр елдагыча, “Ләла-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә үтте. Анда меңнән артык кеше килгән иде. Мәчет эченә сыймаган мөселманнар урамда торып гыйбадәт кылды. Көннең салкын булмавы да уңай туры килде бу көнне.
Мәчеткә җыелучылар алдында баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин бер сәгатькә якын бәйрәм вәгазен сөйләде. Бу вәгазь Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе аша тулысынча туры эфирда күрсәтелде. Тәлгать хәзрәтнең чыгышы, гадәттәгечә, дини һәм әхлак темаларына гына булмыйча, ил эчендәге сәясәтне дә, дөньяда булып яткан киеренке хәлләрне дә үз эченә колачлады.
Чыгышының зур өлешен Тәлгать хәзрәт урыс телендә сөйләде. Ил президенты Д. Медведевның һәм премьер-министр В. Путинның котлауларын да укып ишеттерде баш мөфти. Вәгазенең азагында Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга иминлек, саулык теләде.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның бәйрәм вәгазен тыңлаганнан соң, “Ләла-Тюльпан” мәчетенә җыелучылар бергәләп гает намазын укыды. Аннан соң мөэмин мөселманнар хәерләр өләште һәм мәчет ишегалдына чыкты. Анда инде берничә машинада корбанлык сарыклар китерелгән иде. Ике-өч сәгать эчендә йөздән артык сарык корбан китерелде биредә. Бәйрәмгә килүчеләрне хуш исле пылау һәм кайнар шулпа белән сыйладылар.
Башкортстан мөселманнары диния нәзараты башлыгы, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге дин әһелләре вәкиллеге бәйрәмнең беренче көнен Уфа янындагы Алексеевка авылы мәчетендә билгеләде. Шунда ук корбанлык маллар да чалынды, килгән халыкны кайнар аш белән дә сыйладылар.
Уфадагы Корбан гаете чаралары тагын Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Ихлас”, “Гуфран”, “Хәмзә” мәчетләрендә һәм башка мәхәлләләрдә дә оештырылды. Аларның һәммәсендә дә урамда зур казаннарда кайнар аш һәм пылау пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр генә түгел, ә урамнан үтеп баручы һәммә кеше - мөселманы да, башка дин вәкилләре дә сыйланды.
Корбан гаете чаралары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә дәвам итте. Бәйрәм барышында корбан чалулар да, туган-тумачаларны аш мәҗлесенә чакырулар да булды. Ә Ишембай, Илеш, Әбҗәлил, Учалы районнарында бу көннәрдә яңа мәчетләр ачылды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100