news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Коръәннең татар телендәге тәфсире башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин әлеге эшне башкару өчен эшлекле төркем төзеләчәген әйтте.

Башкортстанда Коръәннең татар телендәге тәфсире башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам. Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы — Коръәннең татар телендәге тәрҗемәсе башкорт теленә тәрҗемә ителәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Камил хәзрәт татарча тәфсирне Уфада узган „Россия — ислам дөньясы“ утырышында узган ел тапшырган иде. Хәзер без эшлекле төркем булдырабыз, аның беренче утырышы узды. Татар телендә чыккан тәфсирләрне башкорт теленә төгәл, дөрес итеп тәрҗемә итү эше буенча белгечләр туплый башладык. Аллаһ боерса, Коръәннең башкорт телендә дә тәфсире булыр дип уйлыйм», — диде ул.

Айнур хәзрәт татар телендәге тәфсирләр бик уңышлы һәм хәзерге заман телендә аңлаешлы итеп бирелгәнлеген искәртте. «Дин мәсьәләсенә килгәндә, күпчелек кеше Коръәннең тәрҗемәсен аңлап бетерми, ул аңа авыр, аңлаешсыз тел белән бирелә. Шуңа күрә дә замана кешесенә дин гади телдә һәм ачык кулланылышта булырга тиеш», — ди ул.

«Татар телендәге бер җөмлә көчле мәгънәдә тоелырга, ә башкорт телендә киңәш кебек кенә тәкъдим ителергә мөмкин. Шуңа күрә 2 телдә дә җөмләләрнең мәгънәсен бирүдә сак карарга кирәк», — дип саный Башкортстан мөфтие.

Айнур Биргалин Татарстан мөфтияте белән алга таба корган планнарны тормышка ашырырга тырышачагын сөйләде. «Без Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Россиядәне иң яшь мөфтиләр, икебез дә спорт белән шөгыльләнәбез. Мин аның белән дуслыкны тагын да ныгытыр идем», — диде ул.

«Бүгенге көндә Башкортстан белән Татарстан мөфтиятләре арасындагы дуслык уңыш казанды. Моңа кадәр формаль яктан гына аралашу булса, хәзер инде уртак проектларыбыз, ярышларыбыз шактый. Шулай итеп, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Башкорт халкын татар халкыннан аерып карый алмыйбыз. Мин бу 2 халыкны тугандаш дип атар идем. Камил хәзрәтнең эшчәнлеге булганга күрә, бу элемтәләр торгызыла башлады», — диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100