news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда кинологлар арасында күп төр көрәш буенча ярышлар уза
Җиңүченең исеме 8 сентябрьдә билгеле булачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдә Башкортстанның «Юматово» шифаханәсе базасында кинологлар һәм аларның дүрт аяклы дуслары катнашында күп төр көрәш буенча Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте чемпионаты уза, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Ярышларда Россия Федерациясе җәзаларны үтәтү федераль хезмәте территориаль органнары һәм белем бирү учреждениеләрен тәкъдим итүче 75 командадан 320 кинолог катнаша.
Чемпионатта катнашучылар биш көн дәвамында дүрт аяклы дусларының нәрсәгә сәләтле икәнлеген күрсәтәчәк, каршылыклар полосасы элементларын буйсындыру, тоткарлау, озата бару һәм саклау, кешене, урынны, автотранспортны һәм биналарны тентү буенча нормативлар тапшырачак.
Җиңүченең исеме 8 сентябрьдә билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot