news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында театрларга 45 млн бирәчәкләр

«Театрлар — балаларга» проектына 24 млн, «Кече шәһәрләр театрлары» проектына 20 миллионнан артык бүленгән.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Уфада видеоконференция режимында «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты турында фикер алыштылар. Киләсе елга  театрларга 45 млн бирәчәкләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова 2021 елда проектларны финанслау суммаларын әйтте.   

«Театрлар — балаларга» проектына 24 млн (Россия бюджетыннан — 21 млн), «Кече шәһәрләр театрлары» проектына 20 миллионнан артык (Россия бюджетыннан — 18 млн) бүлеп бирелгән, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100