news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Казан үрнәге буенча хоспис төзеләчәк

Уфада балалар һәм өлкәннәр өчен хосписны 2020 ел азагына ачарга ниятлиләр.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Бүген Казан хосписында Башкортстан делегациясе булып киткән. Алар Казан үрнәге буенча хоспис төзергә ниятли. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ленара Иванова өчен хоспис буенча экскурсия үткәрде, фонд проектлары турында сөйләде.

Ленара Иванова Уфада балалар һәм өлкәннәр өчен шушындый «Авыртусыз йорт» төзиячәкләр, дип белдерде. Аның сүзләренчә, хосписны 2020 ел ахырына ачарга планлаштыралар.

«Биредә бөтенләй авыр халәт юк, бик уңайлы. Казан тәҗрибәсе буенча фикер йөрткәндә, хоспис шәхси-дәүләт партнерлыгы нигезендә булырга тиеш», - диде Иванова.

  • Хәзерге вакытта Казанда өлкәннәр өчен 60 урынга исәпләнгән икенче хоспис төзелешен башларга әзерләнәләр. Аны төзүгә 300 млн сум акча кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100