news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда каты тышлы китапны 1 данә тираж белән дә бастырып булачак

Элек "Тираж күбрәк булган саен - яхшырак", дигән булсалар, хәзер бизнес принцибы үзгәрде: продукцияне күпме кирәк, шулкадәр бастырып була.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Кичә,  6 июльдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Башкортстанда цифрлы оператив полиграфия үсеше” темасына "түгәрәк өстәл" узган. Биредә “Агыйдел” – “Белая река” нәшрияты сатып алган яңа җиһаз ярдәмендә аз тиражлы журнал һәм китаплар бастыру мөмкинлеге турында фикер алышу барган.

“iGen цифрлы китап басу машинасы аз тиражлы басмалар өчен җиһазлар паркын яңарту мәсьәләсенә нокта куйды, -  дип җиткерә “Белая река” нәшрияты директоры Олег Лищенко. – Хәзер без бер данә визиткалардан башлап китапка кадәр баса алабыз. Элек тираж күбрәк булган саен яхшырак, дия идек, хәзер бизнес принцибын үзгәрттек: күпме кирәк – шулай бастырыгыз, дибез”. Гаммәви матбугат чаралары вәкилләре дә яңалык белән кызыксынган.

“Башкортстан Республикасы” генераль директоры Венера Хәкимова нәшрият белән хезмәттәшлеккә өметләнүен җиткерә. Аз санлы заказлар булганда һәм “Таләп ителә“ торган басмалар өчен зур мөмкинлек бу.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100