news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда күренекле татар җырчысы Илфак Смаковны искә алалар

Татар халкының асыл улы, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаковның тууына 70 ел тулды

(Уфа, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татар халкының асыл улы, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаковның тууына 70 ел тулды. Шушы уңайдан республикада аны искә алу чаралары башланды.
Илфак Смаков, башка бик күп татар сәнгать осталары кебек үк, Башкортстан җыр сәнгатен биек үрләргә күтәргән искиткеч талантлы җырчы иде. Чакмагыш районының Рапат авылында туып үскән Илфак, әле мәктәптә укыган елларында ук, үзенең җырчы сәләте белән күпләрне сокландыра. Башта мәктәптә, аннан авыл клубында аның катнашуыннан башка бер генә концерт та үтми. Мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укыганда ук, Уфада сәләтле укучыларның республика олимпиадасында тәүге зур уңышка ирешә ул. Башкорт халык җыры “Азамат”ны һәм Әкрам Даутовның “Әниемә хат”ын искиткеч осталык белән башкарып, жюри әгъзаларын әсир итә ул. Әлеге бәйгедән лауреат исеме белән кайта Илфак. Нәкъ шул чакта ныклы карарга да килә - үзен бары тик җыр сәнгатенә генә багышларга.
Уфа сәнгать училищесында укыганда, мәшһүр мөгаллимә Миләүшә Мортазинның иң яраткан һәм иң сәләтле шәкерте була Илфак. Училищеда белем алганда да, төрле дәрәҗәле иҗат бәйгеләрендә катнашып, матур җиңүләр яулый яшь җырчы. Дүртенче курста укыганда Мәскәүгә барып, андагы эстрада артистлары Бөтенроссия ярышмасында да катнаша Илфак һәм Уфага дипломант исеме белән кайта.
Илфак Смаков, гомеренең азагына кадәр, Башкортстан дәүләт филармониясендә хезмәт итте. Башкортстан, Татарстан буйлап кына түгел, ә татар белән башкортлар яшәгән бик күп башка төбәкләрне дә урап чыкты ул үзенең җыр-моңнары белән. Илфак Смаков башкаруындагы “Җиз кыңгырау моңнары”, “Зимфирәкәй”, “Син кайтмадың”, “Җил, җирәнем”, “Былбылым”, “Туган илем”, “Синдер ул дип уйладым”, “Дусларыңны онытма!”, “Әкълимә”, “Әйткән идең”, “Ак пароход” кебек дистәләрчә популяр җырлары татар һәм башкорт җыр сәнгатенең алтын фондына кереп калды.
Илфак Смаков гомеренең соңгы унбиш елында танылган җырчы Асия Смакова белән тормыш корып яшәде. Аларның дуэт буларак башкарган җырлары да байтак. Әле Асия ханым сөекле иренең 70 еллыгы уңаеннан махсус концерт программасы әзерләде һәм аны республика районнарында һәм шәһәрләрендә тәкъдим итә. “Аерылып булмый язмыштан” исемле әлеге программада Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Хәбибуллина, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, популяр җырчылар Ришат Галиханов һәм Салават Әкъсәнов катнаша.
Илфак Смаковны искә алу чаралары бу көннәрдә Чакмагыш районында да уза. Анда талантлы якташларының истәлеген кадерләп саклыйлар. Илфак Смаковның Рапат авылындагы каберенә бронза барельефлы мәрмәр һәйкәл куелган. Андагы яңа төзелгән мәдәният йортына Илфак Смаков исеме бирелгән. Мәдәният йортында һәм авыл мәктәбендә Илфак Смаковка багышлап музей бүлмәләре эшләнгән.
Башкортстан матбугатында Илфак Смаковның тууына 70 ел тулуга багышланган язмалар да басыла башлады. Бүген “Кызыл таң” татар газетасы үзенең тулы бер битен диярлек олуг талант иясенә багышлаган. Танылган журналист, күп мактаулы исемнәр һәм иҗади бүләкләр иясе Фәрит Фаткуллиның “Сүнсә сүнсен утлар, минутлар да, миндә әле сүнмәс өмет бар...” исемле күләмле язмасы Илфак Смаковның тормыш юлы һәм аның кабатланмас иҗаты хакында гаять бай һәм кызыклы мәгълүматлар бирә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100