news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда књренекле татар композиторы џђм музыкант Бђхти Гайсинны искђ алалар

Башкортстандагы књренекле татар композиторы џђм виртуоз музыкант Бђхти Гайсинның тууына 80 ел тулды

(Уфа, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Фђнис Фђтхуллин). Башкортстандагы књренекле татар композиторы џђм виртуоз музыкант Бђхти Гайсинның тууына 80 ел тулды. Шушы уңайдан аны искђ алуга багышланган мђдђни чаралар башланды.
Олуг талант иясе Бђхти Гайсинны искђ алу буенча тђњге чаралар атаклы миллђттђшебезнећ туган ягы Авыргазы районы њзђге Толбазы авылы Њзђк китапханђсендђ њтте.
Виртуоз аккордеончы џђм озын гомерле ќырлар язган композитор Бђхти Гайсинны књплђр мђшџњр ќырчыбыз Фђридђ Кудашеваныћ тормыш иптђше буларак та белђ. Алар ике дистђ елдан артык бергђ илџамлы иќат дулкыннарында яшђде, бергђлђп татарлар белђн башкортлар яшђгђн тљбђклђрне аркылыга буйга йљреп чыкты.
Бђхти Гайсин Башкортстанныћ Авыргазы районындагы Кешђнне исемле татар авылында туып њсђ. Ђтисе Мићлеяр абый бар тирђ-якка билгеле гармунчы була. Бђхтинећ ќыр-моћга сђлђте, мљгаен да, ђтисеннђн књчкђндер дђ. Мићлеяр аганыћ гомере фронт яланнарында љзелгђч, озакламый Бђхтинећ ђнисе Хђтимђ апа да каты авырып вафат була. Шуннан соћ Бђхти район њзђге Толбазыдагы балалар йортында тђрбиялђнђ.
Бишенче сыйныфта укыганда ук, тальян гармун белђн дуслашкан сђлђтле малай тиздђн бар районга оста музыкант булып таныла. Уфадагы 5 нче санлы музыка мђктђбенђ килгђндђ, Бђхтинећ инде «аккордеончы» дигђн даны була. Уфа музыка училищесында белем алып, Б.Гайсин џљнђри осталыгын тагын да камиллђштерђ.
Башкорт академия драма театрында эшлђгђндђ, Бђхти Гайсин спектакльлђргђ кљйлђр дђ яза башлый. Ђ эстрада сђнгатенђ књчкђч, иќат итњ џђм концертлар белђн чыгышлар ясау мљмкинлеклђре тагын да арта яшь композиторныћ. Ќыр сђнгатебезне Бђхти Гайсин язган «Торналар киткђндђ», «Нигђ генђ, иркђм?», «Ике аккош», «Кайтырсыћ шикелле тоела», «Сындырма шомырт агачын», «Кермђ тљшкђ, тљшмђ искђ», «Яратам мин синећ кљлњећне», «Бљгелђ каен» кебек дистђлђрчђ популяр ќырлардан башка књз алдына да китереп булмый. Ђ инде танылган композиторныћ инструменталь ђсђрлђре, вальслары, маршлары милли ќыр сђнгатебездђ аерым бер хљрмђтле урынны били.
Мђшџњр ќырчыбыз Фђридђ Кудашева белђн бергђлђп, Б. Гайсин бик књп татар халык ќырларын эшкђртеп, аларны пропагандалаучы да булды. Бђхти Гайсинны искђ алу чаралары Авыргазы районы њзђге Толбазы авылындагы музыка мђктђбендђ дә оештырыла. Шушы мђктђпне булдыруга нђкъ менђ Бђхти Гайсин њзе књп кљч салган иде. Композиторныћ туган авылы Кешђнне урта мђктђбендђ дђ укучылар књренекле якташны искђ алу кичђсен њткђрергђ ђзерлђнђ.
Бу көннәрдә республика матугаты да олуг талант иясе юбилеена зур игътибар бирә. “Кызыл таң” татар газетасы, чираттагы санында, Бәхти аганың тормышы һәм иҗаты турында тулы бер бит истәлекләр бастырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100