news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда күренекле режиссерны искә алалар

Башкортстандагы күренекле режиссер, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Лек Вәлиевнең тууына 75 ел тулды

(Уфа, 20 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күренекле режиссер, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Лек Вәлиевнең тууына 75 ел тулды. Шушы уңайдан Уфада һәм талант иясенең туган ягы Әлшәй районында искә алу һәм хәтер чаралары башланды.
Милләттәшебез Лек Вәлиев Башкортстанның Әлшәй районы үзәге Раевка поселогында туып-үсә. Киләчәктә атаклы режиссер булып китәчәк егет башта югары белемне сәнгатьтән ерак торган даирәдә – Мәскәү Җир төзелеше эшләре институтында ала. Ләкин күңеле илҗамлы иҗатка тартылган яшь егет шуннан соң Ленинград театр институтына укырга керә.
Сәнгать юлындагы иҗатын ул 1964 елда Салават шәһәре драма театрында башлый. Ләкин бер елдан соң иң өлкән һәм данлы театрга – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына килә һәм анда 22 ел дәвамында эшләде. Шуның ун елында баш режиссер вазыйфаларын башкарды Лек әфәнде.
Режиссерлык эше белән бергә Л. Вәлиев үзе дә пьесалар иҗат итте. Аның «Париж егете Әлфәнис», «Сөмбәй, ягъни Шомырт сылуы» дигән әсәрләре Сибай, Салават һәм башка төбәкләр шәһәрләре драма театрларында сәхнәләштерелде һәм зур уңыш казанды. 1983 елда Лек Вәлиевнең сәнгатебезгә керткән зур өлеше Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге һәм башка югары исемнәр белән билгеләнде.
Театр сәнгате остасын искә алу чаралары бу атна азагында Әлшәй районы мәдәният сараенда үтәчәк. Район үзәге китапханәсендә исә Лек Вәлиевның тормышы һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә ачылды. М. Гафури театрындагы музейда да талантлы режиссерның иҗатын чагылдырган материаллар һәм фотосурәтләр урнаштырылды.
Бүген кич Мәҗит Гафури академтеатрында Лек Вәлиевны искә алу кичәсе үтәчәк. Анда театр җәмәгатьчелеге, төрле театрлардан вәкилләр, язучылар, сәхнә ветераннары, Уфа Сәнгать академиясе талиплары катнаша.


news_right_1
news_right_2
news_bot