news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда күпфатирлы йортта чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән

Һәлакәт урынында тикшерү төркеме эшли.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә күпфатирлы йортта чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

«Бәләбәй шәһәрендә күпфатирлы йорттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр ителгән. Янгынны сүндергәндә, ир-ат белән хатын-кыз мәете табылган», - диелгән хәбәрдә.

Һәлакәт урынына дүрт техника һәм 11 кеше, шулай ук медицина, полиция, газ һәм электр челтәре хезмәткәрләре җибәрелгән. Янгын сүндерү хезмәткәрләре йорттан 15 кешене эвакуацияләгән.

Һәлакәт урынында тикшерү төркеме эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot