news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда көчле җил сигез гаиләне түбәсез калдырган

Әбҗәлил район үзәгендәге көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, биш машинага зыян килгән.

(Казань, 24 ноября, «Татар-информ»). Башкортстандагы Әбҗәлил район үзәгендә көчле җил чыгу нәтиҗәсендә көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, бишләп машинага зыян салган. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә. Секундына 20 метр тизлек белән искән җил түбәне каерып алып, янәшәдәге «Газель» һәм тагын дүрт җиңел машинага зыян китергән.

Табигать бәла-казасыннан сигез гаилә яшәгән йорт түбәсез калган. Кешеләр зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта әлеге кешеләрне вакытлыча яшәү урынына урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Башкортстанда тагын Салават авылында да җилдән торак йортка зыян килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot