news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда көчле җил булганга, коткару хезмәтләре югары әзерлектә тора

Кичә Башкортстанда көчле җил хуҗалыкларга шактый зыян салган.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Кичә Башкортстанда көчле җил хуҗалыкларга шактый зыян салган. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренә берничә районда агачлар авуы, түбәләр кубарылуы турында хәбәр килгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстан районнарында балалар бакчасы, авыл клубы, сөтчелек фермасы, торак йортлар түбәләренә шактый зыян килгән. Гражданнарны саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл вакытында кешеләр зыян күрмәгән. Уфаның төрле урамнарында реклама тактасы янтайган, юлга агач ауган, түбәдән шифер кисәге машина өстенә очып төшкән, машиналар юлына төзелеш корылмалары ауган һ.б шундый зыян килгән.  

Коткару хезмәтләре һәлакәтне бетерү буенча эш алып бара. Көчле җил тынмаганга күрә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре югары әзерлектә тора, диелә матбугат хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot