news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда җир сөрү буенча Россиянең ачык чемпионаты уза

Татарстан данын өч тракторчы яклый.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). 25 июненнән 1 июльгә кадәр Башкортстан Республикасының Уфа районында җир сөрү буенча Россиянең VI Ачык чемпионаты узачак. Ярышларда илебезнең 40 төбәгеннән вәкилләр, шулай ук Бөтендөнья җир сөрү оешмасы һәм Европа җир сөрү федерациясе вәкилләре катнаша, дип җиткерә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Чемпионат кунакларын шоу-программа тамашасы, авыл хуҗалыгы машиналарын эштә демонстрацион күрсәтүләр, техникада тест-драйвлар һәм токымлы терлекләр күргәзмәсе көтә. Чемпионат кысаларында трактор йөртү осталыгы буенча ярышлар узачак.

Татарстан Республикасыннан чемпионатта 2016 елда ярышларда призлы урынны алган Әтнә районы "Күңгәр" хуҗалыгыннан Ирек Галиев, трактор йөртү осталыгы буенча ярышларда – Рәфис Шәмсиев (Мөслим районы "Шәмсиев" крестьян-фермер хуҗалыгы) һәм Альберт Әкбәров (Мамадыш районы "Әкбәров" крестьян-фермер хуҗалыгы) уатнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot