Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда ипотека процентлары кимегән
Быел 1 гыйнвардан Башкортстанда ипотека буенча торакка кредит 10,6 процентка кадәр төшкән.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Быел 1 гыйнвардан Башкортстанда ипотека буенча торакка кредит 10,6 процентка кадәр кимегән. Бер ел элек бу күрсәткеч 12,7 процент иде, дип җиткерәләр Башкортстан Милли банкы бүлеге матбугат хезмәтендә. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Төбәктә ипотека буенча торакка кредит 176,3 айда түләнгән булса, хәзер ул 172,5 айга калган.
Республикада узган ел гыйнвар-декабрь айларында 60 654,80 млн сумга 38 888 ипотека кредиты бирелгән булган.
Россиядә 2017 елның 12 аенда 1 086 950 ипотека кредиты 2 021 942,9 млн сумга бирелгән. Кредитны уртача түләү вакыты 2018 ел башына ил буенча 186,8 айны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз