news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ил президенты юлламасын тикшерәләр

Башкортстанда Россия президенты Дмитрий Медведевның федераль җыенга еллык юлламасына карата фикерләр бәян ителә

(Уфа, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда Россия президенты Дмитрий Медведевның федераль җыенга еллык юлламасына карата фикерләр бәян ителә. Алар бер төрле генә түгел.
Башкортстанның югары җитәкчелеге, нигездә, ил президентының юлламасын хуплавын, анда күп кенә файдалы тәкъдимнәр әйтелүен белдерә. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка аеруча Дмитрий Медведевның авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм “яңа мәктәп” программасына зур игътибар бирүе ошаган.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачаев та ил президенты юлламасына уңай бәя бирә. “Президентның юлламасы – ил алгарышына ориентир ул”, - дип әйтә Константин Толкачев.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары да быелгы юлламаның киләчәк өчен юл күрсәтүче булуын билгели. Мисал өчен, депутат Венера Шәрәфетдинова да Дмитрий Медведев фикерләрен хуплавын белдерә. “Барлык юнәлешләр һәм тармаклар буенча да ил президенты төпле киңәш-тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Шул ук вакытта гомум халыкка түгел, ә һәр аерым кешегә игътибар арттыру кирәк”, - ди Венера ханым.
Ил президентының еллык юлламасын хуплаучылар булган кебек үк, аның кимчелекле якларын билгеләүче шәхесләр дә бар. Мисал өчен, хокук белгече, сәясәт фәннәре кандидаты Әхтәр Босконов быелгы юлламада төбәкләргә һәм милли мәсьәләләргә игътибар булмавын зур хата дип исәпли.
“Россия федератив дәүләт булырга тели икән, димәк анда яшәүче төрле милләтләр ихтыяҗлары турында да сүз булырга тиеш, - ди Әхтәр Босконов. - Ә федерация дигән сүзне без бөтенләй дә ишетмәдек. Илдә бит руслар гына түгел, ә татары да, башкорты да, чуашы да, башка милләтләр дә яши. Кавказ тарафларына игътибар арттыру кирәклеге генә әйтелде бу юлламада”.
Әхтәр Босконов коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү кирәклеге турындагы фикерләрне хуплавын әйтә. Ләкин бу тәңгәлдә дә ничә еллар буе сүзләр күп, ә башкарылган эшләр бик аз әле.
Төрле төбәкләрдәге канун чыгару органнарында депутатлар саны буенча әйтелгән фикерләргә дә шик белдерә Әхтәр Босконов. “Төбәкләрнең зурлыгы төрле-төрле һәм алар үзләрендә күпме депутат булырга тиешлеген үзләре билгели алырга тиеш”, - ди Әхтәр Босконов. Шулай итеп Дмитрий Медведевның еллык юлламасына фикерләр төрлечә. Аның шулай булуы табигыйдер дә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100