news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ике катлы торак йортта газ шартлаган

Уфада Пекин урамындагы йортта гадәттән тыш хәл вакытында өч кеше зыян күргән.

Башкортстанда ике катлы торак йортта газ шартлаган
bashinform.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан прокуратурасы Уфада Пекин урамындагы ике катлы йортта газ шартлау факты буенча тикшерү үткәрә.Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген, 15 гыйнварда, иртәнге якта бер фатирда газ шартлый. Ике фатирга зыян килгән, өч кеше зыян күргән.

Белгечләр белән бергә прокурор тикшерүе барышында вәкаләтле оешмаларның йорт эчендәге газ җиһазларына хезмәт күрсәтүдә билгеләнгән таләпләр үтәлешенә һәм контрольлек итүче органнар эшчәнлегенә бәя биреләчәк.

Шулай ук зыян күргән кешеләрнең торак хокукларын үтәү гамәлләре тикшереләчәк.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә,тикшерү нәтиҗәләре һәм барышы прокуратураның аерым контролендә тора.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100