news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда ике баланы үтергәннәр

30 декабрьдә шәхси йортларның берсендә унбер һәм ике яшьлек ике бала мәете табыла.

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Нуриман районында шәхси йортта ике бала мәете табылган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

30 декабрьдә шәхси йортларның берсендә унбер һәм ике яшьлек ике бала мәете табыла. Аларны көч кулланып үтергәннәр. 

Ике бала һәлак булган гаилә уңай яктан гына сыйфатлана. Хәзерге вакытта урында криминалистлар эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, диелгән әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot