Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда «Җиде егет» исемле реалити-шоу төшерә башлыйлар
Проект мәдәни традицияләрне, шул исәптән халык кәсепләрен саклап калуга һәм пропагандалауга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда «7 егет» реалити-шоуының икенче сезонын төшерү башлана. Фильмнар республиканың Зиләир һәм Зиянчура районнарында — Урал артының матур почмакларында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Тамашага Башкортстан республикасыннан иң оста балалар сайлап алынды: алар Ишембай, Зиянчура, Белорецк, Көергәзе, Баймак, Учалы районнары һәм Уфа шәһәреннән.
Реалити-шоу дәвамында җиде катнашучы үзләрен стандарт булмаган шартларда ныклыкка сынаячак.
Проект мәдәни традицияләрне, шул исәптән халык кәсепләрен саклап калуга һәм пропагандалауга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. «7 егет» — «7 джигитов» проекты 2019 елның сентябрендә Башкортстан спутник телевидениесендә старт алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз