news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда иҗат итүче татар язучылары арасында яшьләр юк – Алик Локманов

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов бу күренешнең ике сәбәбен атады.

Башкортстанда иҗат итүче татар язучылары арасында яшьләр юк – Алик Локманов
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Башкортстанда иҗат итүче татар язучылары арасында яшьләр калмаган, дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов.

Җәмәгать эшлеклесе, иҗатчы Алик Локманов яшьләрнең әдәбиятка килмәвенең ике сәбәбен атады.

Беренчесе – татар мәктәпләренең ябылуы. “1968 елда Башкортстанда 1127 мәктәптә татарча укыганнар, ә бүгенге көндә 627 мәктәптә генә татарча белем бирелә. 50 ел эчендә 500 мәктәп юкка чыккан”, - диде Локманов.

Аның фикеренчә, татар телендә белем алуны киметү татарча китап укучыларының, татар театрларына йөрүчеләрнең дә кимүенә китерергә мөмкин. “Иң зур куркыныч шунда”, - дип кисәтте ул.

Икенче сәбәп итеп Алик Локманов соңгы вакытларда язучыларның, шагыйрьләрнең, иҗатчыларның хезмәте тиешлечә бәяләнмәвен атады. “Гонорар ул    - исем өчен генә хәзер”, - диде җәмәгать эшлеклесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot