news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда иҗат итүче татар шагыйрьләре, язучылары кичәсе Казанда була

Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 22 мартта була.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 22 мартында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен үткәрә. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада язучылар Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова. Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова; җырчылардан "Фәридә-Алсу" дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов катнашачак. Гүзәл бәйрәмнең алып баручылары Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) 22 мартта була.

Башлана 18:00 сәгатьтә. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100