news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Әхмәт-Зәки Вәлиди атналыгы башланды

Нефтекамск шәһәр филармониясендә танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесенең 127 еллыгына багышланган фәнни-гамәли семинар уздырыла.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Башкортстанда Нефтекамск шәһәр филармониясендә Башкортстан автономиясенең 100 еллыгына һәм танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәт-Зәки Вәлидинең 127 еллыгына багышланган фәнни-гамәли семинар уздырыла. Бу хакта “Башинформ “ хәбәр итә.

Башкортстан гимназияләрендә һәм Нефтекамск шәһәренең 12 һәм 13нче мәктәпләрендә ачык дәресләр үтә. Чараларда районнардан тарих һәм башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.

Әхмәт-Зәки Вәлиди атналыгы барышында түгәрәк өстәл, спорт чаралары уздыру һәм “Бабич” фильмын күрсәтү планлаштырыла.

Зәки Вәлидине Россия һәм Казахстан төбәкләрендә дә искә алачаклар.

Тематик атналык 14 декабрьдә Ишембайда Вәлиди укулары белән төгәлләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100