news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда хезмәт хакы буенча иң бай һәм иң ярлы тармаклар билгеле

Башкортстанда сентябрь аенда уртача хезмәт хакы республика буенча - 29 866,5 сум булган.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Башкортстанда 2017 елның гыйнвар-сентябрь айларында төрле тармаклардагы уртача айлык хезмәт хакы мәгълүматларын җиткергәннәр. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Статистика буенча, Башкортстанда нефть продуктларын җитештерүчеләр уртача 73 948 сум акча алган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 4,4 процентка ким.

Икенче урында – файдалы казылмалар табучылар: 49 627 сум. Узган елгыдан 5,8 процентка артык.

Өченче урында - финанс һәм иминият тармагы: 42 412 сум. Алдагы елдан үсеш - 6,9 процент.

40 меңнән артык алучыларга транспорт чаралары, химия тармагы, фәнни һәм техник эшчәнлек кергән.

Иң аз хезмәт хакы алучылар тире эшкәртү һәм тире эшләнмәләре тармагы - 11 192 сум; җиһаз җитештерү - 14 160 сум; урман хуҗалыгы - 16 100 сум.

Башкортстанда сентябрь аенда уртача хезмәт хакы республика буенча - 29 866,5 сум булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100