news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда хатын-кызны яшен суккан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый хәвеф-хәтәрләрдән котылу өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанның Мияке районы Әнәс авылында торак йорт ишегалдында 57 яшьлек хатын-кызны яшен суккан. Авыл кешесе вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә мондый хәвеф-хәтәрләрдән котылу өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot