Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашуга Элвин Грей да килгән
Җырчының үлем сәбәбе йөрәк өянәге дип фаразлана.
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның Югары Тәтешле Мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы бара. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата.
Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлаган, дип хәбәр итә proufu.ru сайты. Йөзләгән кеше арасында беренчеләрдән булып килүче эстраданың популяр җырчысы Элвин Грей булган. Социаль челтәрдәге үз битендә ул: “Иҗади ӘНИЕМ үлде. Хәния апай, бик авыр. Ачык йөрәкле, киң, гади күңел... Эстрадабыз ятим калды. Бик ярата идем Сезне, йөрәктә мәңгегә калачаксыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын”, – дип язган.
Җырчы турында башкорт режиссеры Рияз Исхаков та җылы сүзләрен әйткән: “Без Хәния Фәрхигә берничә клип төшердек, шул исәптән беренчесе “Әлдермешкә кайтам әле” җырына иде. Хәния апа, җырларыгыз мәңге яңгыраячак!”
Соңгы көннәрдә җырчы 87 яшьлек әнисендә кунакта булган. Кичә иртән йөрәге нык кына авырта башлаган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма хастаханәгә китереп җиткерә алмаганнар. Табибларга үлемен генә расларга калган. Якынча сәбәбе йөрәк өянәге диелә.
Элвин Грейның Хәния Фәрхи турында әйткән сүзләрен Интертат газетасында укырга мөмкин.
Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак. Җырчы Казанда җирләнәчәк.
Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз