news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда халык шагыйре Мостай Кәримне искә алалар

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына бүген 90 ел тулды

(Уфа, 20 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына бүген 90 ел тулды.
Шушы уңайдан республикада бихисап мәдәни һәм хәтер чаралары оештырыла. Уфада, Милли яшьләр театрында 14 октябрьдә республика театрлары бәйрәме башланган иде. Ул да Мостай Кәримнең 90 еллыгына багышланды. Театрлар фестивалендә республиканың барлык дәүләт театрлары да катнаша. Алар җәмгысе 16 спектакль һәм музыкаль тамаша тәкъдим итте. Барлык спектакльләр дә М. Кәрим әсәрләре нигезендә сәхнәләштерелгән.
Театрлар бәйрәме Мостай Кәрим туган көнне – бүген Милли яшьләр театры сәхнәсендә тәмамлана. Анда иң яхшы иҗади табышларга бүләкләр дә тапшырылачак.
15 октябрь көнне Уфада “Әдәбият марафоны” дигән чарага йомгак ясалды. Ул да халык шагыйренең тууына 90 ел тулуга багышланды. Республиканың 12 иң алдынгы китапханәсе сайлап алынды бу мәдәни чарада катнашу өчен. Мостай Кәримнең туган авылы Келәштә июнь аенда ук башланган әлеге марафон шулай берничә ай республика буйлап дәвам итте. Башкортстанның Октябрьский, Баймак, Нефтекама, Яңавыл һәм Бәләбәй шәһәрләрендә һәм башка район-шәһәрләрдә зурлап оештырылды бу бәйрәм-бәйге.
Зур бәйрәмгә республиканың күренекле әдипләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, халык шагыйренең туганнары барды. Тантаналарда Мостай Кәримнең апасы Салисә ханым һәм улы Илгиз белән кызы Әлфия дә катнашты.
Атаклы әдип М. Кәрим, дүрт ел элек, үзенең 86 яшьлек туган көненә бер ай калганда, арабыздан киткән иде. Башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән талант иясенең исемен мәңгеләштерү буенча, узган дүрт ел эчендә, Башкортстанда байтак эшләр башкарылды да инде. Уфадагы элекке Социалистик урамы хәзер халык шагыйре исемен йөртә. Шулай ук Уфадагы Милли яшьләр театрына да Мостай Кәрим исеме бирелде. Аннан башкаладагы яңа төзелгән 158нче башкорт гимназиясенә дә халык шагыйре исеме кушылды.
Ике ел элек Мостай Кәрим хакындагы истәлекләр кергән “Мостайсыз үткән бер ел” дип исемләнгән китап нәшер ителде. Ул китапны халык шагыйренең Мәскәүдә яшәүче улы, шулай ук язучы һәм тәрҗемәче булган Илгиз әфәнде әзерләп бастырган.
Мостай Кәрим туып үскән Чишмә районы үзәге Чишмә авылындагы бер урам да аның исемен йөртә. Әле халык шагыйренең әсәрләренең тулы җыентыгын чыгару, туган авылы Келәштә аның йорт-музеен төзү хәстәрлекләре башланды.
Келәш авылындагы ул йорт-музей утары үзенең зурлыгы белән аерылып торачак. 15 гектар җирне били аңа бүленгән биләмәләр. Биредә, тулы бер комплекс төзү өчен, архитекторлар арасында конкурс игълан ителгән иде. Шушы үзенчәлекле утарны төзү хокугын Уфадагы “Архпроект” ширкәте белгечләре алды.
Гомумән, Мостай Кәримнең 90 еллыгын билгеләүгә багышланган чаралар бу арада республикада күпләп оештырыла. Хәтер чаралары Уфада да, Келәш авылында да оештырыла. Иң төп чара 22 октябрьдә Уфада була. Ул көнне Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында М. Кәримнең 90 еллыгына хәтер һәм кадер кичәсе үтәчәк. Анда Казаннан да кунаклар чакырылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100