news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда халкыбызның батыр улы Муса Гәрәевны искә алалар

Башкортстанда халкыбызның батыр улы Муса Гәрәевны искә алалар

(Уфа, 6 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар халкының батыр улы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевне искә алу чаралары башлана. Бу чаралар Муса Гәрәевның тууына 85 ел тулуга багышлана. Атаклы шәхесне искә алуда аның тормыш иптәше Галина ханым да, балалары да хөрмәтле кунаклар булачак.

Инде Муса Гайса улының арабыздан китүенә 20 елга якын вакыт үтеп бара. Шуңа да карамастан, батыр очучы-штурмовикның томыш юлы һәм хәрби хезмәте вакытындагы батырлыклары хакында яңадан-яңа мәгълүматлар өстәлә тора. Галина Александровна Башкортстан Милли музеена Муса Гәрәевның кайбер шәхси әйберләрен дә бүләк итте. Алар арасында батыр якташыбызның озак еллар аерылгысыз дусты булган фотоаппараты да бар. Фотога төшерү Муса аганың иң көчле мавыгуларының берсе була. Аның архивында үзе төшергән йөзләрчә истәлекле фотосурәтләр саклана. Аларны Башкортстан тормышының ельязмасы дияргә дә мөмкин.

Муса Гәрәев Башкортстанның Илеш районындагы Иләкшиде исемле татар авылында туып үсә. Хәрби училище тәмамлаган егет Бөек Ватан сугышының башыннан азагынача катнаша һәм җиңүне Алманиядә каршылый. Сугыш елларында 250 хәрби очыш ясаган очучы-штурмовик 1945 елның февралендә беренче тапкыр һәм тагын ике айдан икенче тапкыр, хәрби батырлыклары өчен, Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була. Сугыштан соң Муса Гайса улы озак еллар Башкортстанның ДОСААФ оешмасына җитәкчелек итте һәм башка күп кенә җәмәгать эшләрен башкарды.

Алдагы көннәрдә Муса Гәрәевне искә алу буенча Башкортстан башкаласында һәм батыр туган Илеш районында байтак чаралар оештыру каралган. Иртәгә Уфадагы Җиңү паркында Муса Гәрәевның каберенә чәчкәләр салу тантанасы һәм митинг уза. Ә инде тагын бер атнадан халкыбызның батыр улын аның туган ягында – Илеш районында искә алачаклар.

14 июль көнне район үзәге Югары Яркәйдә Муса Гәрәевка обелиск ачу каралган. Аннан соң Сабантуй үткәрелә торган мәйданда зур бәйрәм дә оештырыла. Анда төрле мәдәни чаралар, спорт бәйгеләре, ат ярышлары, милли көрәш үткәрелә. Әле Муса Гәрәевның истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә башка хәстәрлекләр дә күрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot