news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда хакимиятләрне яклаган урам җыеннары әзерләнә

Урам җыенында башкорт милли оешмаларының республика Президенты Мортаза Рәхимовка һәм ул үткәргән сәясәткә теләктәшлек белдерәчәге мәгълүм

(Уфа, 14 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Кайбер хәбәрләргә караганда, узган атна азагында Уфада башкорт милли оешмаларының меңнәрчә кеше катнашлыгындагы урам җыены үтәргә тиеш иде. Әмма бу җыен, ни сәбәпледер, оештырылмады.
Урам җыенында башкорт милли оешмаларының республика Президенты Мортаза Рәхимовка һәм ул үткәргән сәясәткә теләктәшлек белдерәчәге мәгълүм иде. Шулай ук Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов карамагында булган ягулык-энергетика тармагы ширкәтләрен мәскәүләргә бирмәү өчен, төрле чакырулар, кисәтүләр дә яңгыраячагы әйтелгән иде. Моны Башкортстандагы “Күк бүре” исемле башкорт яшьләре оешмасы да хәбәр иткән иде. Берничә ел элек булган кебек үк, республика районнарыннан автобусларга төяп меңнәрчә кешене алып киләчәкләре дә көтелгән иде. Шулай да әлегә бу чара булмый калды. Күрәсең, Республика көнен бәйрәм иткәндә, җирле түрәләр моңа үзләре дә фатыйха бирмәгәндер. Ләкин мондый урам җыенының алдагы көннәрдә булачагын инкарь итеп булмый.
Соңгы айларда Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсендә республика хакимиятләренең кырын эшләре хакында, шул исәптән хәтта Президент Мортаза Рәхимов белән премьер Раил Сарбаевның да кимчелекләре турында бик күп язмалар дөнья күргән иде. Бу сәхифә белән хезмәттәшлек итүдә шикләнеп, берничә кешенең фатирында һәм йортында тентүләр дә үткәрелде. Әмма моңа кадәр “Уфагуб” сәхифәсен яба алмаганнар иде. Монысына да ирешелде кебек. Узган атна уртасыннан Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге шушы сәхифәгә керә алмый башлады. Ачылмый бу сәхифә әoзер. Шушы хәбәрдән соң кеше хокукларын яклаучылар үз тикшерүен башлаган. Мәгълүм ки, Башкортстандагы күп компьютерлар интернетка хакимиятләр карамагындагы “Башинформсвязь” һәм “Уфанет” ширкәтләре аша тоташтырылган. Шуңа да аларга “Уфагуб”ка үтүне ябарга кушылуы ихтимал, дип белдерә оппозиция вәкилләре. Шушы уңайдан Русиянең “Хәбәрдарлыкны яклау фонды” башлыгы Алексей Симонов махсус тикшерү үткәреләчәген әйтә. “Әгәр дә сәбәп провайдерларда булса, аларны хәбәрдарлыкка аяк чалуда гаепләп мәхкәмәгә тартачакбыз”, - дип белдергән ул “Эхо Москвы” радиосына әңгәмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100