news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда хәйрия проектлары авторы Марсель Имангулов үзе дә яман шештән үлгән

Октябрь башында эче авырта башлагач, ул табибларга барган һәм анда яман шешнең агрессив төре булуы ачыкланган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Израиль хастаханәсендә «Достучаться до сердец» хәйрия проекты авторы Марсель Имангулов вафат булды. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Октябрь башында эче авырту сәбәпле, ул Уфа табибларына мөрәҗәгать иткән. Анда яман шеш булуы ачыкланган. Марсельнең туганнары һәм дуслары Израильдә тикшеренү өчен акча җыйган. Анализлар яман шешның агрессив төре — карцинома булуын күрсәткән. Соңгы көннәрендә ул клиникада дәваланган.

Марсель Имангулов төрле хәйрия проектлары белән шөгыльләнгән. Авырулар өчен акча җыюны оештырган, сөяк миен тикшерү буенча уңышлы акция уздырган, кешеләрне тикшеренергә өндәгән, бу чир белән беренче тапкыр авыручыларга телефон аша, социаль челтәрләрдә һәм шәхсән консультация биргән.

Ул «Достучаться до сердец» проектында яман шешне җиңгән кешеләр тарихын җыйган. Шул авырудан вафат булган кешеләрнең якыннары белән аралашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot