news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган бәйгегә гаризалар кабул ителә

Бәйгенең проектын Хәния Фәрхинең бертуган сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина әзерләгән.

Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган бәйгегә гаризалар кабул ителә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның “Онытылыр димә” I халыкара бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

18 майда Тәтешле районында узачак бәйгенең проектын Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистының бертуган сеңелесе, Тәтешле районында яшәүче Фирүзә Ибәтуллина әзерләгән. Әлеге чараны уздыруга республика башлыгы Рөстәм Хәмитов грант бүлеп биргән.

Бәйге 20дән 35 яшькә, 35 һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендә уза. Үзешчән һәм профессиональ башкаручыларны жюри аерым бәяли. Бәйгедә катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан ике җыр башкара.

Жюри бер Гран-при һәм “Профессионаллар” һәм “Үзешчәннәр” категорияләрендә лауреат һәм дипломант исемнәрен тапшырачак. Болардан тыш призларны иҗтимагый оешмалар һәм хәйриячеләр тапшыра алачак.

Жюри Башкортстан һәм Татарстанның танылган композиторларыннан, җырчыларыннан, сәнгать осталарыннан торачак.

Бәйгене Тәтешле районы хакимияте Республика халык иҗаты үзәге ярдәмендә оештыра.

Бәйгедә катнашу өчен 2018 елның 1 маена кадәр видеоматериаллар һәм гариза сылтамасын tat-ok@inbox.ru, kult-tat@rambler.ru электрон адресына юлларга кирәк.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100