news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда хәләл ризыклар җитештерү арта
Дүртөйле ит комбинатында 70 тән артык кеше эшли. Алар хәләл ризыклар җитештерү буенча тәфсилле аңлатма-күнекмәләр алган
Скопировать ссылку
(Уфа, 3 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Дүртөйле районы ит комбинатында хәләл ашамлыклар җитештерелә башлады. Әлеге эшкә әзерлек узган ел азагында ук башланган иде.
Дүртөйле ит комбинатында 70 тән артык кеше эшли. Алар хәләл ризыклар җитештерү буенча тәфсилле аңлатма-күнекмәләр алган. “Безнең комбинатта хәләр ит ризыклары җомга көнне җитештерелә, - ди ширкәт директоры Әнәс Кәлимуллин. – Атнакич хәләл ризыклар эшләнәчәк цех бик җентекле чистартыла. Сыер маллары шәригать кушканча гына чалына һәм башка эшләр дә ислам дине тәртипләре нигезендә башкарыла. Үткәрелгән иттән әзерләнүче ярымфабрикатлар иң сыйфатлы иттән генә әзерләнә”.
Әле беренче җитештерелгән ризыклар Дүртөйле районында һәм шәһәрендә сәүдә үзәкләренә озатылган. Киләчәктә, җитештерү күләмнәре арткач, хәләл ит ашамлыклары республика районнарына һәм шәһәрләренә дә җибәреләчәк.
Узган елда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дөньяда билгеле хәләл стандарт комитеты эшли башлаган иде. Аңа танылган дин әһеле Тимур Кәлимулин җитәкчелек итә. Ул Дүртөйле ит комбинатына килеп, андагы эшләр барышыннан канәгать калуын белдерде.
Тимур хәзрәт әйтүенчә, бу башлангычка күптән инде ихтыяҗ бар иде. Чөнки республикада соңгы берничә елда базарларда һәм кибетләрдә “хәләл ризык” дигән тамга белән сатылучы азык-төлек арта. Әмма аларның чынлап та хәләл булуы күп очракта шик тудыра иде.
Мәгълүм ки, Татарстанда хәләл ризыклар дип аталган азык-төлекне тикшерү элегрәк башланды. Башкортстандагы дин әһелләре дә тугандаш республика үрнәгенә иярергә карар итте. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Тимур Кәлимуллин сүзләренчә, Башкортстанда якын арада ук хәләл индустриясен үстерү төп бурыч булып тора.
“Комитетыбыз “Хәләл” стандартын ит эшкәртү тармагына, җәмәгать туклануы үзәкләренә, медицина, мәгариф учреждениеләренә, кондитер ризыклары җитештерү һәм мөселманнар өчен кирәкле булган башка өлкәләргә кертү белән шөгыльләнәчәк, - ди Т. Кәлимуллин. - Әле без бу өлкәне җентекләп өйрәнәбез, тикшерүләр үткәрәбез. Якын киләчәктә “Хәләл” комитеты Башкортстандагы барлык хәләл продукцияне җитештерү һәм сатуны контрольгә алачак”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2