news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда хәләл хезмәтләргә игътибар арта
Уфада хәләл чәч алу, бизәнү-төзәнү хезмәте күрсәтү үзәге эшли башлады
Скопировать ссылку
(Уфа, 23 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада хәләл чәч алу, бизәнү-төзәнү хезмәте күрсәтү үзәге эшли башлады. Аны ачу башлангычы белән Башкортстан мөселманнары диния нәзараты чыккан иде.
Башкортстан мөселманнары мөфтие Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, әлеге чәчтараш хезмәте башкаларыннан әлләни аерылмый, хәтта анда мөселман булмаган башка милләтләр кешеләренә дә керү тыелмый. Шулай да аның аермалары, уңайлыклары да бар. Биредә мөселманнарга намаз уку һәм тәһарәт алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Соңгы ике елда Башкортстанда хәләл ризыклар җитештерүгә генә түгел, ә хәләл хезмәтләр күрсәтүгә дә игътибар арта башлады. Моңа Башкортстан мөселманнары диния нәзаратында дөньяда билгеле “Хәләл стандарт комитеты” эшли башлавы да зур этәргеч бирде, билгеле.
Бу башлангычка күптән инде ихтыяҗ бар иде. Чөнки республикада соңгы берничә елда базарларда һәм кибетләрдә “хәләл ризык” дигән тамга белән сатылучы азык-төлек арта. Әмма аларның чынлап та хәләл булуы күп очракта шик тудыра иде.
Мәгълүм ки, Татарстанда хәләл ризыклар дип аталган азык-төлекне тикшерү элегрәк башланды. Башкортстандагы дин әһелләре дә тугандаш республика үрнәгенә иярергә карар итте. Башкортстан мөселманнары диния нәзаратының “Хәләл” комитеты җитәкчесе итеп Илшат Гыйззәтуллин тәгаенләнде. Аның сүзләренчә, Башкортстанда якын арада ук хәләл индустриясен үстерү төп бурыч булып тора.
“Комитетыбыз “Хәләл” стандартын ит эшкәртү тармагына, җәмәгать туклануы үзәкләренә, медицина, мәгариф учреждениеларына, кондитер ризыклары җитештерү һәм мөселманнар өчен кирәкле булган башка өлкәләргә кертү белән шөгыльләнәчәк, - ди И. Гыйззәтуллин. - Әле без бу өлкәне җентекле өйрәнәбез, тикшерүләр үткәрәбез. Якын киләчәктә “Хәләл” комитеты Башкортстандагы хәләл продукцияне җитештерү һәм сатуны контрольгә алачак”.
Илшат Гыйззәтуллин бу изге башлангычта ялгыз булмаячакларына өметләнә. “Безнең комитетка Кулланучылар хокукларын яклаучы оешмалар да ярдәмгә килер дип ышанабыз” , - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot