news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда грипп һәм ОРВИ эпидемиясе башланды

Уфаның Ашыгыч ярдәм станциясенә бер көнгә 600гә якын кеше мөрәҗәгать итә.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше  иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада кискен респиратор авырулар (ОРВИ) белән 20 меңнән артык кеше авырган. Аларның 8 меңе - Уфада. Өлкәннәр арасында эпидемия баскычы үтеп кителгән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанда "гонгонг гриппы" очраклары күзәтелә. Уфаның Ашыгыч ярдәм станциясенә 2016 елның соңгы атнасында көненә 100 кеше мөрәҗәгать итсә, 2017 елда бу сан 600 гә җиткән. 

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы зур коллективларда мөмкин кадәр азрак булырга, битлекләрдән файдаланырга, кулларны һәм борыннарны сабын белән юарга кирәклеге турында искәртә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100