news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанда грипп чиренә каршы өстәмә чыгымнар

Башкортстан Министрлар Кабинеты, грипп һәм салкын тидереп чирләүчеләрне дәвалау өчен, өстәмә рәвештә 32 миллион сум акча бүлде

(Уфа, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Министрлар Кабинеты, грипп һәм салкын тидереп чирләүчеләрне дәвалау өчен, өстәмә рәвештә 32 миллион сум акча бүлде.
Шушы акчаның 22 миллионы үпкәне ясалма җилләтү җиһазлары алу өчен, ә калганы дарулар сатып алуга тотылачак. Әлеге өстәмә ярдәмне бүлү салкын тидереп чирләүчеләрнең һәм грипп йоктыручыларның кискен артуына бәйле. Хәзер Башкортстанда һәм Уфада грипп һәм салкын тидерү күрсәткече тиешле баскычның 25 процент чамасын узып киткән.
Башкортстан халкын дуңгыз кизүе дә шомландыра. Ни өчен дигәндә, мондый авыру йоктыручылар да арта. Хәзер аларның саны 12 гә җиткән. Ә 3 ноябрь көнне Уфада яшәүче 25 яшьлек егет нәкъ менә шушы пандемия авыруыннан вафат булды.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100