news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда грипп чире тарала

Уфа мәктәпләрендә укучы балаларның көзге каникуллары тагын бер атнага озайтылды

(Уфа, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа мәктәпләрендә укучы балаларның көзге каникуллары тагын бер атнага озайтылды. Бу хакта республика премьеры Раил Сарбаев белдерде.
Әлеге хәл салкын тидереп чирләүчеләрнең һәм грипп йоктыручыларның кискен артуына бәйле. “Гадәттә, карантин кизү дәрәҗәсе 23 проценттан артса, кертелә. Башкортстанда һәм Уфада бу күрсәткеч әлегә 16 процент чамасы тәшкил итә. Әмма без хәлнең начарайганын көтеп тормаска, аны алдан кисәтергә булдык”, - ди Р. Сарбаев. Әле Уфада гына да грипп чире йоктыручылар саны 9 меңнән артып киткән.
Башкортстан халкын дуңгыз кизүе дә шомландыра. Ни өчен дигәндә, мондый авыру йоктыручылар да теркәлә башлады. Ә 3 ноябрь көнне Уфада яшәүче 25 яшьлек егет нәкъ менә шушы пандемия авыруыннан вафат булды.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе җитәкчеләренең берсе
Нәсимә Кучимова әйтүенчә, әлегә Башкортстанда барлыгы 10 кешедә дуңгыз кизүе ачыкланган. Шуларның берсе вафат, калганнары тиешле дәвалану үтә.
“А/H1N1 гриппын эләктерүчеләр Башкортстанда тагын да күбрәк булырга мөмкин, - ди Н. Кучимова. - Чөнки гадәти гриппка охшаган бу чирне йоктыручыларның кайберләре, поликлиникаларда чиратлар зур, дип анда бармый һәм өйдә генә дәвалануны хуп күрә. Нәкъ менә шушы хәл аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дә инде. Шуңа күрә, салкын тидергән кебек чирләгән кешеләр кичекмәстән, һичьюгы 2 көннән соң, поликлиникага мөрәҗәгать итсеннәр иде. Шул чакта аларны дәвалау һәм савыктыру ихтималлыгы зуррак була”.
Белгечләр әйтүенчә, пандемия чирен ачыклау шактый катлаулы эш. Яңа хасталык буларак, әле аңа күп табиблар әзерлекле дә түгел. Уфадагы “Иммунопрепарат” берләшмәсендә “А/H1N1 гриппына каршы вакциналар әзерләнеп беткән. Әле аларны соңгы тикшерүләр, сынаулар бара. “Ноябрь азагына бу вакцинаны күпләп җитештерүгә рөхсәт алынгач та, аны Россиянең барлык төбәкләренә озата башлыйбыз”, - дип белдерде “Иммунопрепарат” берләшмәсе матбугат хезмәткәре Гүзәл Йосыпова.
Уфада җитештерелүче дару “Пандефлю” исемен алган. Вакцина барлык сынауларны үткән, организмның аны кичерүе сәләте, иминлек өчен зыянсыз булуы кат-кат өйрәнелгән һәм ул яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Әле ноябрь азагына кадәр яңа даруның тәэсире тагын бер кат ныклы тикшерү үтәчәк. Аннан соң ул киңкүләм җитештерелә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100