Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы спектакльнең репетициясе башланды
Спектакль премьерасы 7-8 июльгә планлаштырылган.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театрында Флорид Бүләковның «Шәйморатов генерал» героик драмасы репетициясе башланды. Спектакль күренекле шәхес — совет хәрби җитәкчесе, Башкортстанның 112нче кавалерия дивизиясе командиры, Россия Герое, генерал-майор Миңлегали Шәйморатов истәлегенә багышлана. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Спектакльне сәхнәгә кую өстендә Туймазы театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев эшли. Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам — Россия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театр сәнгате өлкәсендә Татарстан Республикасы «Тантана» дәүләт премиясе лауреаты Валерий Яшкулов. Спектакль балетмейстеры — профессиональ режиссер, хореограф, биюче Ярослав Францев. Композитор — Уфаның җырлар авторы Илсаф Вадутов.
Спектакль премьерасы 7-8 июльгә планлаштырылган. Әмма коронавирус инфекциясе сәбәпле, тамашачылар залы буш булачак. Проект «Бөтен Россия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз