news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда, газ баллоны белән уйнау аркасында, укучы баланың гомере өзелгән

Икенче баланы хастаханәгә алып киткәннәр, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә кичә кич 14 яшьлек малай үлгән, тагын бер 13 яшьлек үсмер хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Ике укучы малай көнкүреш кирәк-яраклары өчен билгеләнгән газ баллоны сатып алганнар. Якынча мәгълүматлар буенча, әти-әнисе өйдә булмаудан файдаланып, бер малайның өендә аны кулланып карарга булганнар. Берсенең хәле начарлангач, дусты ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан. Зыян күрүче газ пары белән агуланган булырга мөмкин.

Табиблар 14 яшьлек үсмернең үлүен раслаган. Икенчесен хастаханәгә алып киткәннәр, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Төбәк Тикшерү комитеты тикшерү үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot