news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда гарасат булган

Җил-давыл йорт түбәләрен җимергән, агачларны аударган.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Башкортстанның Архангельск районы Архангельское авылында гарасат булган. Бу хатка БСТ телеканалы хәбәр итә.

Көчле яңгыр һәм җил аркасында авылдагы йорт, каралты-кура түбәләре җимерелгән, агачлар ауган, электр линияләре өзелгән.

"Бик куркыныч иде: тирә-як кап-караңгы булды, көчле яшен, күк күкрәве... Аннары көчле җил чыкты, гарасат йорт һәм каралты-кыра түбәләрен җимерде", – дип сөйләгән җирле халык.

news_right_1
news_right_2
news_bot