news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Гали Чокрый истәлегенә чараларны «Аргамак» һәм Zainetdin ачачак

Иске Чокрый авылында Гали Чокрый музей-йорты бинасына мемориаль такта куелачак.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Башкортстанда шагыйрь, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе, Кара табын башкорт нәселеннән булган Гали Чокрыйның 195 еллыгын билгеләп үтәләр. Бәйрәм 8 гыйнварда шагыйрь туган Тәтешле районында башлана. «Аргамак» этно-рок төркеме һәм Zainetdin шоу-проекты чараның хедлайнерлары булачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Иске Чокрый авылында 10.30 сәгатьтә Гали Чокрый музей-йорты бинасына мемориаль такта куела. Кунаклар музейда була һәм мәчеткә керә, Гали Чокрый җирләнгән урынга бара.

Югары Тәтешле авылының тарих-туган якны өйрәнү музеенда Гали Чокрыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырыла. Күргәзмә 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Югары Тәтешле авылы мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Әсән Хан нәсел дәвамчылары» концерт программасын «Табын нәселенең барлыкка килү тарихы» дигән театральләштерелгән күренеш ачып җибәрәчәк.

Тантаналы ачылыш 15.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100