news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда Габдулла Тукайга багышланган чаралар үтә
Башкортстан татарлары бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар оештыра башлады
Скопировать ссылку
(Уфа, 15 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татарлары бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар оештыра башлады. Бүген Г. Тукайны искә алу чаралары Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында матур кичәләр белән үтте.
Хәтер чараларының кайберләре киләсе атнада төрле районнардагы татар мәктәпләрендә дә башлана. Уфадагы зур чаралар исә 65нче санлы татар гимназиясендә һәм Башкортстан дәүләт университетында оештырыла. Аларда әдәби-музыкаль кичәләргә әзерлек тәмамланып килә. 65 нче санлы татар гимназиясендәге Тукай кичәсен укытучылар һәм укучылар, Уфадагы татар милли оешмалары белән берлектә, оештыра.
Уфа “Нур” театрында исә ике ел элек Тукайга багышлап махсус сәхнәләштерелгән “И мөкатдәс моңлы сазым” исемле спектакль кабатлап күрсәтеләчәк. Әлеге спектакльнең сценариен театрның әйдәүче актрисасы Рима Ключарева язган. Аның жанрын “спектакль-уйлану” дип билгеләгән автор. Саф спектакльдән дә бигрәк театрлаштырылган тамашаны хәтерләтә “И мөкатдәс моңлы сазым”.
Тамашачы күз алдында Габдулла Тукай тормышыннан төрле сәхифәләр гәүдәләнә анда. Ул күренешләрдә шагыйрь күпкырлы, катлаулы, хисләргә бай шәхес булып ачыла. Спектакльнең төп яңалыгы булып Тукайның әлегә кадәр бик үк яктыртылып бармаган мәхәббәт тарихы тора. Иҗатына илһам биргән яшерен хисләренең бөреләнеп тә, ачыла, җимешләнә алмавы, шагыйрь күңеленә юксыну, сагыш өсти.
Тамашадагы һәр сәхифә Тукайның әсәрләренә, истәлекләренә таянып тергезелгән һәм аның шигырьләре, җырлары милли көйләр белән бизәлгән.
Тамашада театрның әйдәүче артистлары Рәсимә Гайфуллина, Рима Ключарева, Марат Исхаков, Финә Вәлиева, шулай ук яшьрәк сәнгатькәрләр Ләйсән Ибраһимова, Лина Ганиева һәм башкалар катнаша. Габдулла Тукай ролендә яшь артистлар Айнур Баянов белән Марат Хәсәнов алмашлап уйный.
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә керүче милли оешмалар да Габдулла Тукайның туган көненә багышлап искә алу чарасын әзерли. Анда Башкортстан шартларында татар телен саклау мәсьәләләре дә тикшереләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot