news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Гүзәл Ситдыйкованың 70 яшьлегенә әдәби конкурс игълан ителде

Бәйгегә башкорт язучысының китаплары буенча сочинение һәм буктрейлер кабул ителә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең балалар үзәге башкорт язучысы Гүзәл Ситдыйкова иҗаты буенча конкурс игълан итте. Бәйгегә башкорт язучысының китаплары буенча сочинение һәм буктрейлер кабул ителә.

Ул китапханәчеләр һәм мәгариф оешмалары, мәктәптән тыш уку һәм өстәмә белем алу оешмаларындагы республика китапханәләреннән кулланучылар арасында 24 гыйнвардан 4 мартка кадәр узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйге танылган шагыйрә, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Хәдия Дәүләтшина исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гүзәл Ситдыйкованың 70 яшьлегенә багышланган.

Конкурс «Балалар шигырь», «Шигъри әкиятләр», «Хикәя, эссе һәм әкият» номинацияләрендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100