Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда әфьюн сатучылар берләшмәсе фашланды
Башкортстанда әфьюн сәүдәсе белән шөгыльләнгән 100гә якын кешенең кулга алынуы республика җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә кала
(Уфа, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда әфьюн сәүдәсе белән шөгыльләнгән 100гә якын кешенең кулга алынуы республика җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә кала. Мәскәүләр Уфага килеп тәртип урнаштыра.
Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте көчләре Уфада һәм тагын берничә шәһәрдә бер наркокартельгә берләшкән 100гә якын кешене кулга алды. Бу берләшмәгә җәмгысе 200 тирәсе кеше җәлеп ителгән дип белдерелә. Әлеге махсус операциягә әзерлек күпкә элегрәк башланган булган. Бу хакта мәгълүматлар күп түгел, шулай да әлеге әфьюн сәүдәсе берләшмәсенең ни дәрәҗәдә киң җәелеп эш алып барганын күзалларга мөмкин.
Башкортстанда берьюлы шулкадәр җинаятьченең кулга алынуы Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте тарихында иң зур уңыш дип исәпләнә икән. Әлеге берләшмә әгъзаларын кулга алуны да Мәскәүдән килгән хезмәткәрләр оештырган.
Әлеге җинаятьчел берләшмәгә барлыгы 200дән артык кеше җәлеп ителгән. Наркотиклар сатудан һәр ай саен 1,5 миллион доллар керем алына торган булган. Игътибарны җәлеп иткәне шул - әлеге җинаятьчел табышлар легаль эшчәнлеккә юнәлдерелә барган – төзелеш эшләренә, футбол клубы, азык-төлек цехлары һәм автосервислар тотуга. Наркокартель үзе янә дә кечерәк биш төркемгә бүленеп эшләгән һәм аларның һәрберсенең үз директоры булган.
Соңгы елларда Башкортстанда әфьюннәр таралуы артуы зур борчылу тудыра. Республикада 6 меңнән артык кеше “наркомания” диагнозы белән теркәлгән. Узган елда Башкортстанда 630 миллион сумлык әфьюн матдәләр юк ителгән. Әфьюн кулланучылар 978 кешегә арткан. Әле бу рәсми теркәлгәннәре генә. Ә күпме әле аларның яшерен рәвештә һаман да үзләрен агулаучылары һәм үлемгә дучар итүчеләре. Уфа, Бәләбәй, Ишембай, Мәләвез, Стәрлетамак, Күмертау, Нефтекама, Салават кебек зур шәһәрләрдә балигъ булмаган әфьюнчеләр дә арта.
Әфьюн сатып алырга акчалары булмаганнар җинаять юлына да баса. Былтыр Башкортстанда наркотикларга бәйле 1600дән артык җинаять кылынган. 1300гә якын җинаять эше кузгатылган. Җинаять очракларының күпчелегендә яшь-җилкенчәк гаепле.
Башкортстанга әфьюннәр Әфганстан, Үзбәкстан, Таҗикстан тарафларыннан килә. Башка төбәкләргә алып китү өчен тәгаенләнгән әфьюннәр юллары да еш кына Башкортстан аша үтә. Күп кенә очракта наркотикларга контрольлек итү хезмәте көчләре һәм хокук саклау оешмалары җинаятьчеләрнең эзенә төшә. Ләкин җинаятьчеләр үзләренең кырын эшләрен уңышлы башкарып чыккан очраклар да күп булуы мөмкин, әлбәттә.
Әле Башкортстанда 200гә якын кешене берләштергән җинаятьчел төркемнәрнең кулга алынуы күп сораулар тудыра. Бу төркемнәр ничә ел дәвамында үзләренең кырын эшләрен башкарган, нигә аларны моңа кадәр фаш итә алмаганнар һәм нигә аларны Башкортстандагы хезмәткәрләр түгел, ә Мәскәүдән килгән федераль көчләр генә кулга ала алган? Ничек кенә булса да, шушы кадәр зур җинаятьчел берләшмәнең нәкъ менә Башкортстанда үзен иркен тотуы һәм “пычрак” акчаларын легаль бизнеска да күчерүе республиканы бар Россиягә “танытты”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз