news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган җыр флешмобы башлана

Видеоязмаларны 15 декабрьгә кадәр социаль челтәрләрдә #Кудашева100 хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Башкортстанда Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган җыр флешмобы башлана
Солтан Исхаков

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашевага багышлап флешмоб уздыра. Ул «Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр» дип атала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автономия рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина сөйләде.

«Халыкка Фәридә Кудашеваның исемен таратыр өчен, җырчыбызга хөрмәт йөзеннән, әлеге флешмобны оештырырга уйладык. Флешмобта һәр кеше катнаша ала, моның өчен Фәридә апа репертуарындагы җырны башкарган видеоны Интернет челтәренә #Кудашева100 хештегы белән куярга кирәк. Максатыбыз — Фәридә апа исемен яңгыраган һәр төбәктә җырчыбызны искә алу», — диде ул.

Альбина Хәлиуллина сүзләренчә, 15 декабрьдә үткәрелергә тиешле VIII Республикакүләм музыкаль конкурс-фестиваленең Гала-концерты, пандемия булу сәбәпле, 15 майга күчерелгән. «Флешмобка 15 декабрьдә йомгак ясап, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырырга уйлыйбыз. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә катнашсын иде. Сораулар булса, сайтыбызга хат язарга мөмкин», — дип аңлатты ул.

«Фәридә Кудашеваның биографиясендә төгәлсезлекләр күп, фән ягыннан иҗади мирасы тикшерелмәгән һәм системага салынмаган. Бөек Ватан сугышы елларында ул беренчеләрдән булып гастрольләргә чыгып китүче хатын-кыз. Үзбәкстан, Финляндия, Казахстан кебек илләрдә дә аның җырлары яңгыраган. Шул яклардан да катнашучы татарлар булса, сөенер идек», — диде ул.

Фәридә Кудашева — күренекле татар җырчысы, РСФСРның атказанган артисты (1972), Башкорт АССРының (1968) һәм Татарстанның халык артисты (1990), Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа. 1947—1956 елларда Башкортстан радиосында эшли. 1956 елда Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли. Виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсинга кияүгә чыга. Җырчы 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100