news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Дуслык күпере» проекты төбәкләрнең уртаклыкларын күрсәтә

«Башкортстан» концерт залы мәйданчыгында «Дуслык күпере» мәдәни-танып белү проектын оештыралар һәм аны берничә өлешкә бүләчәкләр.

Башкортстанда «Дуслык күпере» проекты төбәкләрнең уртаклыкларын күрсәтә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрендә тәкъдим ителгән «Дуслык күпере» проектында ике төбәкнең уртак якларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

«Безнең уртак тарихи чыганакларыбызны күрсәтергә теләдек», - дип өстәде Татарстан мәдәният министры урынбасары.

Моннан тыш, ул проект берничә өлешкә бүленә, анда милли татар һәм башкорт костюмнарын тәкъдим итәләр, орнамент буенча мастер-класслар уздырачаклар, шулай ук «Татарстан китап нәшрияты» китапханәсе белән берлектә Китап зонасы оештыралар, диде.

«Яшьләр министрлыгы «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештыра. Бу балалар эшләре, алар шулай ук әлеге китап зонасы кысаларында тәкъдим ителәчәк», - диде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot