news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда дуңгыз кизүеннән табиб-профессор да үлде
Башкортстанда дуңгыз кизүе чиреннән вафат булучылар арта
Скопировать ссылку
(Уфа, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда дуңгыз кизүе чиреннән вафат булучылар арта.
Соңгы ике үлем республика халкын тәмам хафага салды. Ни өчен дигәндә, дуңгыз кизүеннән хәтта үзе табиб булган профессорның да гомере өзелде. Башкортстан дәүләт медицина университеты мөгаллиме, профессор, балалар табибы-реаниматолог Владимир Макушин, берничә көн чирләгәннән соң, пандемиядән вафат булды.
Шулай ук Уфадагы бер ширкәт җитәкчесе, Уфа шәһәр советы депутаты Олег Маркуховның да гомере нәкъ менә дуңгыз кизүеннән өзелгән. Аңа нибары 42 яшь иде. Әле кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, Башкортстанда дуңгыз кизүеннән үлүчеләр саны дистәләрчә булырга мөмкин. Бары тик аларны тиз арада ачыклау гына авыр. Шуңа күрә дә аларны гади грипптан үлүчеләр исәбенә кертә баралар.
Башкортстан Министрлар кабинеты, грипп һәм салкын тидереп чирләүчеләрне дәвалау өчен, шушы көннәрдә өстәмә рәвештә 32 миллион сум акча бүлде. Шул акчаның 22 миллионы үпкәне ясалма җилләтү җиһазлары алу өчен, ә калганы дарулар сатып алуга тотынылачак. Әлеге өстәмә ярдәмне бүлү салкын тидереп чирләүчеләрнең һәм грипп йоктыручыларның кискен артуына бәйле. Хәзер Башкортстанда һәм Уфада грипп һәм салкын тидерү күрсәткече тиешле баскычның 25 процент чамасыннан кими башлады дип белдерелә. Әмма декабрьдә аның икенче дулкыны да килергә мөмкин. Шуңа күрә һәртөрле чаралар күрүне киметмәскә кирәк, дип кисәтә республика саулык саклау министрлыгы. Шул исәптән аптекаларны дарулар белән тәэмин итүне дә. Яңарак “Башфармация” оешмасының генераль директоры, аптекаларны дарулар белән тәэмин итмәгәне һәм даруларга хакларны арттырганы өчен, вазыйфасыннан алынды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2