news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда дуңгыз кизүенә каршы дару эшләнде

Җитештерү ширкәтенең фәнни киңәшчесе Михаил Пушкарев әйтүенчә, әле 200 мең данә күләмендә вакцина эшләнгән

(Уфа, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Иммунопрепарат” берләшмәсендә, Россиядә киңкүләм җитештерү максатында, А/H1N1 гриппына каршы тәүге партия вакцианалар ясалып бетте.
Җитештерү ширкәтенең фәнни киңәшчесе Михаил Пушкарев әйтүенчә, әле 200 мең данә күләмендә вакцина эшләнгән. Уфада шушы вакцинаны әзерли башлау турында җәй уртасында ук хәбәр ителгән иде. М. Пушкарев сүзләренчә, шул вакыттан алып бик күп тикшеренүләр уздырылган һәм хәзер вакциананы күпләп җитештерү өчен соңгы әзерлекләр бара.
Препарат “Пандефлю” исемен алган. Вакцина барлык сынауларны үткән, организмның аны кичерүе сәләте, иминлек өчен зыянсыз булуы кат-кат өйрәнелгән һәм ул яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Әле ноябрь азагына кадәр яңа даруның тәэсире тагын бер кат ныклы тикшерү үтәчәк. Аннан соң ул киңкүләм җитештерелә башлый.
Дару гадәти гриппка каршы вакцина сыйфатында ясала. Күпләп җитештерүгә керешкәч, аны Россиянең барлык төбәкләренә җибәрә башлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100