Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда давыл китергән зыянны исәпләп чыгарганнар
Гомумән алганда, түбәләр яраксыз хәлгә килгән, башка төрдәге зыян да бар.
(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). 29 апрель көнне Башкортстанда давыл 17 бинаның, шул исәптән торак йортларның түбәләренә зыян салган. Гомуми мәйдан 1742 квадрат метрны тәшкил итә: Ярмәкәй районында - 11, Бишбүләк районында – 3, Бүздәк, Учалы һәм Кушнаренко районнарында 1әр очрак теркәлгән. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Башинформ” агентлыгы.
Түбәләрне ремонтлауны Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының төбәкара идарәсе контрольдә тота. 30 апрельнең 16:00 сәгатенә кадәр 5 түбә төзекләндерелгән.
Алдарак “Башинформ” табигать бәла-казасының нәтиҗәсендә килгән зыян турында хәбәр иткән иде: Учалыда җил балалар йорты түбәсенең бер өлешен куптара, Кушнаренко районындагы мәктәпкә башка төрдәге зыян килә. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрылыгында сөйләгәнчә, 29 апрельдә электр белән тәэмин итү, агачлар аву, автомобильләргә зыян килү һәм транспорт хәрәкәтен чикләү очраклары турындагы хәбәрләр кабул ителмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз