Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда да Россия дәүләт телләре канунын үзгәртү ризасызлык уята
Башкортстанда, дәүләт телләре, дип, башкорт һәм рус телләре игълан ителде
(Уфа, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт авиация-техник университеты мөгаллиме, философия фәннәре докторы, академик Фәнил Фәйзуллин Мәскәүдә булып кайтты. Анда ул Россия Дәүләт Думасы милләтләр эшләре комитеты утырышында катнашты. Әлеге утырышта ил төбәкләрендә дәүләт телләрен өйрәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Соңгы бер-ике елда төрле милли төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстан белән Татарстанда да, дәүләт телләрен мәҗбүри укытуга каршы чыгучылар арта баруы күзәтелә. Мәгълүм ки, Башкортстанда, дәүләт телләре, дип, башкорт һәм рус телләре игълан ителде. Канун буенча, шушы ике тел мәктәпләрдә билгеләнгән сәгатьләрдә өйрәтелергә тиеш.
Башкортстанда башкорт телен башка милләт балалары да өйрәнә. Менә шушы хәл байтак кына ата-аналарда ризасызлык уята. Уфада да бу тәңгәлдә каршылыклар күзәтелә. Рус милләтеннән булган кайберәүләр үз балаларын башкорт дәресләренә йөртмәячәген катгый әйтә. Мисал өчен, Уфада яшәүче Галина Лучкина үзенең улының мәктәптә башкорт дәресләренә йөрмәячәген белдерде. Ике ел элек ул үз фикерен хуплаучы башка кешеләрне дә үз янына туплады. Алай гына да түгел, “Башкортстанда мәгариф һәм рус теле” исемле интернет-тугандашлык җәмгыятен дә булдырды ул. Аңа керүчеләр каршылык чаралары, пикетлар да оештырды.
Әле Галина Лучкина һәм аның фикердәшләре Мәскәүдә булып кайтты. Алар һәм башка төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан да, барган рус телен яклаучылар Дәүләт Думасы комитеты утырышында катнашкан. Анда милли республикаларда ике дәүләт телен өйрәтүдәге проблемнар тикшерелгән. Игътибарны җәлеп иткәне шул: бу киңәшмәгә, ни өчендер, рус телен яклаучылар гына чакырылган.
Шулай да, бер искәрмә бар. Уфадан бу җыенда танылган башкорт галиме, академик Фәнил Фәйзуллин да катнашкан. Әмма, аның әйтүенчә, бу киңәшмәгә ул очраклы рәвештә генә баруын аңлаган. “Татарстаннан да татар телен яклап барган кеше юк иде. Мин – Уфадан барган бердәнбер галим, берүзем башкорт һәм татар телләрен яклап чыгыш ясадым”, - ди Фәнил әфәнде.
Фәнил Фәйзуллин әйтүенчә, Россия Дәүләт Думасы телләр турындагы канунга төзәтмәләр кертергә җыена. Мәктәпләрдә милли телләрне, шул исәптән, татар һәм башкорт телләрен өйрәтүне ихтыярый нигезгә күчерүне күз уңында тотачак ул. Ягъни ата-аналар үзләре генә дә хәл итә алачак бу мәсьәләне. “Тел бетсә - милләт тә бетә”, - ди Фәнил Фәйзуллин.
Башкортстанда ике дәүләт телен укытуның, Татарстаннан аермалы буларак, башка бер үзенчәлеге дә бар. Татарстанда татар телен өйрәтүгә кайбер рус ата-аналары гына каршы булса, Башкортстанда байтак кына татар гаиләләре дә башкорт телен мәҗбүри укытуга ризасызлык белдерә. Русларга башкорт телен өйрәтү аңлашыла инде, ә бит татарга башкорт телен аңлауга тылмач кирәкми. “Башкорт телен дә өйрәткәч, татар баласының теле бөтенләй буталып бетә” дигән фикерне еш кабатлый бу фикерне хуплаучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз